"Яңа ел шәмнәренең җылысы"

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Яңа ел - балаларның көтеп ала торган бәйрәме.

Могҗизаларга бай әлеге бәйрәмне каршылап, 9 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә эшләп килүче "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы - "Яңа ел шәмнәренең җылысы" дип исемләнгән дәреснең икенче өлеше узды. Клуб әгъзалары бәйрәм сувениры – чыршы күркәләре белән бизәлгән шәмдәлне ясауны тәмамлап, төрле төсләргә буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International