Дүрт дус

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 2020 елның 9 декабрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге лекотекасында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әниләре өчен «Дүрт дус» дип исемләнгән очрашу уздырылды. Программа мөмкинлекләрне һәм якынлашып килүче бәйрәмнәрне исәпкә алып сайланган иде.

Чараның беренче өлешендә әниләр балалар белән берлектә фетрдан ясалган «Кыш Бабай бияләе»н бизәделәр. Әниләр бизәү белән мәшгуль булганда, кечкенә кунаклар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән вак моториканы үстерүгә караган уеннар уйнадылар.

Аннан соң белгечләр кунакларга «Бөтен тормыш - уен» проекты буенча грант акчасына сатып алынган буйлы курчаклар костюмнарын кулланып «Дүрт дус» спектаклен күрсәттеләр. Балалар бик теләп әкият карадылар, ә соңыннан «артистлар» белән фотога төштеләр. Очрашу ахырында барлык катнашучылар да яңа ел күчтәнәчләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International