Балтач Үзәк китапханәсендә «Батырлык мәңге яшәр» исеме астында батырлык дәресе үтте

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

9 декабрь Россиядә  Геройлар көне буларак билегеләнеп үтә. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Әлеге уңайдан Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен «Батырлык мәңге яшәр» исеме астында батырлык дәресе  үтте. Укучылар Балтач районының Советлар Союзы Геройларының сугышчан юллары  белән якыннан таныштылар, батырлык төшенчәсе хакында тарих битләреннән һәм хәзерге көн күзлегеннән карап фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International