3 декабрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Гадел КВИЗ" интеллектуаль уены узды. Чараны район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова ачып җибәрде. "Справедливость", "ХЭС" һәм "Люди ИКС" командалары кызыклы сорауларга, биремнәргә җавап бирделәр. Бераз аерма белән "Люди ИКС" командасы (район мәдәният йорты хезмәткәрләре) интеллектуаль уен җиңүчесе булды. Катнашучыларга бүләк сертификатлары тапшырылды.