Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20..-25°, аерым районнарда -28°ка кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.