Әкият шатлык тарата

2020 елның 4 декабре, җомга

Күңел җылысын башкаларга бүләк итү - бик күркәм, матур гамәлдер.

4 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Инвалидлар декадасы уңаеннан "Әкият шатлык тарата" дигән исемдә очрашу кичәсе үтте. Чара ике өлешкә бүленгән иде. Беренче өлештә "Салават күпере" ("Радуга") тозлы камырдан эшләнмәләр ясау клубы җитәкчесе Гүзәл Фәттахова үткәргән мастер-класста  балалар һәм аларның әниләре чыршы уенчыгы ясарга өйрәнделәр. Кичәнең икенче өлешендә бергәләп рус телендә "Радуга слов" дип аталган кроссворд чиштеләр. Кичәгә килгән кунаклар Кыш бабай белән Кар кызы кулыннан бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International