«Я РИСУЮ ПЕРЕПИСЬ» балалар рәсем конкурсы турында мәгълүмат

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында балалар рәсем конкурсы турында мәгълүмат

Рәсем конкурсында катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Сәнгать эшләре өчен халык санын алу вакытында гаилә һәм туганнар сурәте, исәпкә алучының фатир яки йортка баруы, шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы аша халык санын алуда катнашу темасы булырга мөмкин. Моннан тыш, балаларга үз шәһәрләрен, бистәләрен, авылларын, кече ватанының төрле истәлекле урыннарын Бөтенроссия халык санын алу эмблемасын яки талисманын төшереп ясарга тәкъдим ителә.

Конкурс эшләре 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр (Мәскәү вакыты белән 12:00гә кадәр) кабул ителә. Конкурста катнашу өчен ата-аналарга, уллыкка алучыларга яки опекуннарга исәпкә алуның рәсми сайтында теркәлү узарга strana2020.ru - махсус форма тутырырга һәм кәрәзле телефон номерын күрсәтергә кирәк (аңа кодлы смс-хәбәр килә). Рәсемнәр кәгазьдә төсле итеп башкарыла. Эшкә сылтаманы һичшиксез, Instagram га куярга, актив сылтама @strana2020 һәм хэштег #ярисуюперепись белән билгеләргә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу кагыйдәләре ВПН-2020 сайтында:

 https://www.strana2020.ru/contest/drawing/about.php
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International