"Ак канатлы фәрештәм"

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Әниләр – дөньядагы иң газиз, иң якын, иң кадерле кешеләр. Әниләрнең һәр сулышы – балалар өчен, нарасыйлары бәхетле булсын өчен алар барысына да әзер.

Әниләр бәйрәмен каршылап, 27 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары өчен "Ак канатлы фәрештәм..." ("Я рядом...") дип аталган әдәби салон үткәрелде. Кичәгә укучыларның әниләре дә чакырулы иде. Газиз кешеләребез турында шигырьләр, җырлар да яңгырады; күңелләрне тибрәтә, дулкынландыра торган кыйссалар, гыйбрәтле бәяннәр белән дә үрелеп барды бу чара. Балалары йөрәгендә Әниләренә карата Һәр мизгелдә, һәр адымда хөрмәт, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек хисләр һәм сыйфатлар булсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International