Рөстәм Миңнеханов Балтач районыннан Альбина Сәләхиевага «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районының Кариле авылыннан биш бала анасы Альбина Сәләхиевага «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды. Тиешле указ республика башлыгының рәсми порталында урнаштырылган. Күп балалы ана балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен бүләккә лаек булды.

«Ана даны - Материнская слава» медале белән Татарстан территориясендә яшәүче, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган бала булган аналар - Россия Федерациясе гражданнары бүләкләнә. Бүләкләүгә тәкъдим ителгәндә уллыкка алынган балалар һәм Ватанны саклаганда хәбәрсез югалган яки үлгән, бәхетсезлек очраклары аркасында яки башка хәрби бурычларын үтәгәндә үлгән балалар да исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International