«Наз» үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә «Кояш назы – әниләрдә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Чепья авылында урнашкан «Наз» үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә «Кояш назы – әниләрдә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды. Әлеге чара матур җырлар, шигырьләр, гыйбрәтле бәяннәр, уен – көлке белән үрелеп барды. Бергәләшеп бишек җырларын, бала төрү серләрен дә искә төшерделәр.

«Ана назы җирдә мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International