Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының дүртенче утырышы

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген, 24 ноябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының дүртенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Бүгенге утырышның көн тәртибендә бер сорау каралды:

Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.

Әлеге сорау буенча сүз район башлыгы урынбасары, Балтач  районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру комиссиясе рәисе Наил Нургаяз улы Сабирҗановка бирелде.

 Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе булып Айдар Фоат улы Хәйретдинов билгеләнде. Шулай ук, утырышта Балтач район Советы депутатларына депутат билгесе һәм таныклыгы тапшырылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International