2020 елның 21 ноябрендә Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Барыева Нәзифә Барый кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, Балтач җәмәгать туклану оешмасы җитәкчесе урынбасары Раил Мөкминов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нәзифә Барыева озак еллар кибетче булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы тәрбиясендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы, дүрт оныкчыгы бар.