Россия Банкы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре пенсионерлары һәм социаль хезмәткәрләре өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай дистанцион дәресләр оештыра. Балтач муниципаль районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар төркемле формада «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре. Банкны ярдәмче итеп сайлыйбыз», «Финанс мошенниклык. Үз-үзеңне һәм гаиләңне якла» дигән темаларны тыңладылар. Һәр дәрестән соң сертификат бирелә.