«КАИ – тормышка канатлар»

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Менә инде 5 ел рәттән Смәел урта мәктәбе базасында Казан авиация институты белән берлектә «КАИ – тормышка канатлар» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. РФнең иң яхшы 100 ВУЗ исемлегендә КАИ КНИТУ 47нче урынны алып тора. Конференция үткәрелгән 4 ел эчендә биредә республикабызның 8 районыннан 398 укучы көчләрен сынады. Конференциянең иң зур бүләге – җиңүчеләргә КАИга укырга кергәндә БДИ баллары өстәлү. Районыбызның 17 егете һәм кызы конференция җиңүчеләре буларак укуларын КАИ да дәвам итте. Соңгы 5 ел эчендә КАИ уку йортына керүчеләрдән Балтач районы Арча районыннан гына калышып 2нче позициядә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International