20-21 ноябрьдә Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең сигезенче ачык республика телевизион фестивале булып узды. Балтач районының хореография коллективы икенче урынны яулады. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!