21 ноябрь көнне Казанда «Дом ART» галереясендә якташыбыз, рәссам Таһир Ильясовның «Күңелем чишмәсе» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Үз хезмәтләрендә рәссам даими рәвештә иҗат чыганакларына әйләнеп кайта: бу туган йорт, әти-әниләр яшәгән авыл. Автор табигый куелыш өчен үз шәхси музееннан предметлар кулланып классик натюрмортлар ясый. Таһир Ильясов үзенең картиналарын җентекләп эшкәртә, сюжеты һәм стилистикасы буенча уникаль сәнгать эшләре тудыра.
Күргәзмә галереянең беренче катын алды. Аның зур өлешен «Күптән түгел үткән» сериясе натюрмортлары алып тора, аларда җылылык, гадәти авыл тормышы, көнкүрешенә басым ясала. Шулай ук пейзажлар, портретлар куелган. Күргәзмәне ачу тантанасының күңелле мизгелләрен уртаклашырга хезмәттәшләре, курсташлары, район җитәкчелеге вәкиле, туганнары, останың укучылары килгән иде.
(1).jpg)