Республикада «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Төп бурычлар булып өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру, актив картлык өчен шартлар тудыру һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны сыйфатлы карау тора.
Бу бурычларны хәл итү өчен Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» программасы эшләнде, ул үз эченә теоретик нигезләрне өйрәнүне генә түгел, ә гомуми тәрбия, сезонлы һәм хроник авыруларны, өзлегүләрне, гигиеник карау, туклану һәм ашату, техник чаралардан файдалану кагыйдәләрен практикада куллануны өйрәнүне дә үз эченә ала. Белешмәләр өчен телефон: 2-43-78 (өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе).