Балтач муниципаль органнары хезмәткәрләрен бүләкләү

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе Рәхмәт хаты һәм дипломы белән Балтач муниципаль органнары хезмәткәрләре бүләкләнде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Балтач муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривхат кызы Әхмәтхановага "Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" рәисенең Рәхмәт хаты белән тапшырылды.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан үткәрелгән республика конкурсының 2019 ел йомгаклары буенча Сосна авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарган, бүгенге көндә районның социаль яклау бүлегенең консультанты Илүзә Нургаян кызы Хафизова "Электрон хуҗалык китапларын нәтиҗәле файдалану" номинациясендә - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының дипломы белән  бүләкләнде.

Шулай ук Балтач ветеран хоккей командасына сертификат тапшырылды. Бергә ирешкән уңышларыбыз гел нәтиҗәле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International