"Листая Далевский словарь" библиография дәресе

2020 елның 20 ноябре, җомга

1801 елның 22 ноябрендә рус язучысы, этнограф һәм лексикограф Владимир Иванович Даль туа. Бу көн бөтен Россия буенча рус сүзлеге бәйрәме – Сүзлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 20 ноябрь көнне Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 класс укучылары өчен "Листая Далевский словарь" дип исемләнгән библиографик дәрес уздырылды. Биредә укучылар В.И. Дальнең 4 томлы сүзлеген кулланып кызыклы биремнәр чиштеләр һәм аң-белемнәрен тирәнәйттеләр. Чара барышында укучылар үзләре өчен Владимир Дальны күпкырлы шәхес буларак ачтылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International