2020 елның 17 ноябрендә Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мотигуллина Фәүзия Шәмсетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.
Фәүзия Мотигуллина озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы тәрбиясендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, өч оныкчыгы бар.