Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының дәресе үтте

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Ел әйләнәсе булып тора торган бәйрәмнәрнең иң матурларыннан  берсе - Әниләр бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара.

18 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының "Әниемә - бүләгем" дәресенең икенче өлеше үткәрелде. Клубка йөрүче балалар газиз кешеләренә багышланган кул эшләрен төрле төсләргә буядылар, ябыштырдылар. Күңел җылысы салынган бу бүләкләр Әниләр бәйрәмен көтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International