Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

17 ноябрь 18 сәгатьтән 18 ноябрь 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

18 ноябрь төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International