16 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, комиссия рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
.jpg)
Комиссия утырышында көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Авыр тормыш шартларында яшәүче балигъ булмаган балаларны иртә ачыклау, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, аларда радикальләшү һәм криминалга тартылуны булдырмау хакында.
2. Эшләмәүче һәм укымаучы балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм алар белән радикальләшү шартларын бетерү өчен адреслы профилактик эш алып бару хакында.
3. Мәгариф учрежденияләрендә ата-аналары традицион булмаган дини идеологиядәге булган балигъ булмаган балалар белән, шулай ук дини мотивлар буенча укытуны гаилә формасына күчкән балигъ булмаган балаларга карата профилактик чаралар, шул исәптән, республиканың 15 нче номерлы протоколы үтәлеше ягыннан педагог-психологлар штат санын комплектлаштыру турында.
4. Халык арасында социаль киеренкелек фактларын вакытында кисәтү һәм локальләштерү өчен иҗтимагый-сәяси вәзгыять мониторингының барышы хакында.
Авыр тормыш шартларында яшәүче балигъ булмаган балаларны иртә ачыклау, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, аларда радикальләшү һәм криминалга тартылуны булдырмау хакында районның социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Фәриз кызы Гатиятуллина сөйләде.
.jpg)
Икенче сорау буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең төп секретаре Миләүшә Равил кызы Гыйләҗева чыгыш ясады.
.jpg)
Өченче сорау буенча сүз Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаевага бирелде.
.jpg)
Халык арасында социаль киеренкелек фактларын вакытында кисәтү һәм локальләштерү өчен иҗтимагый-сәяси вәзгыять мониторингының барышы хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Илнур Фильсур улы Зиганшин доклад белән чыгыш ясады.
.jpg)