16 ноябрь көнне Арча шәһәрендә халыкара «Татар кызы - 2020» конкурсының зона этабы булып үтте. Биредә Балтач данын яклап Түбән Сәрдек авылы кызы Алисә Низамова чыгыш ясады. Алисә зона этабында җиңүче исеменә лаек булды һәм республика финалына чыкты.
Республикакүләм бәйгенең киләсе этабы Казанда үтәчәк. Алисәбезгә анда да зур уңышлар теләп калабыз!
