Хөрмәтле дуслар!
Сезне районыбызның мәдәни тормышына зур өлеш керткән рәссам, «Татарстан рәссамнар берлеге» төбәк бүлеге, «Россия рәссамнары берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзасы - Таһир Ильясовның «Күңелем чишмәсе» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсенә чакырабыз. Күргәзмә 2020 елның 21 ноябреннән 17 декабренә кадәр Казан шәһәре, Некрасов урамы, 32 нче йорт адресы буенча урнашкан «Дом Art» галереясендә узачак. Кургәзмәдә натюрмортлар, пейзажлар һәм соңгы елларда язылган башка эшләр тәкъдим ителәчәк.
.jpg)