2020 елның 14 ноябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипов Галимҗан Зариф улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, ГХАТ бүлеге һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Галимҗан Зарипов озак еллар Карадуган мебель фабрикасында эшләгән. Хәзерге вакытта хатыны белән улы гаиләсендә яшиләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унбер оныгы, унтугыз оныкчыгы бар