ГХАТ бүлегендә 200 нче кечкенә бала тууы теркәлде

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 2 ноябрендә Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Александр һәм Рания Коробицкийлар гаиләсендә бу икенче бала. Бәхетле әти-әни балага Мирослав исемен куштылар.

ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата–ананы шатлыклы вакыйга белән котладылар, уллары тормышында беренче һәм иң төп документ - туу турында таныклык бирделәр, шулай ук котлау открыткасы тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International