Бүген, 12 ноябрь көнне, дүртенче чакырылыш Балтач район Советының өченче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып бара.
Бүгенге утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма җитәкчеләре, район прокуроры катнашалар.
Балтач район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021-нче елга, 2022-2023-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
2. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Балтач муниципаль районының 2021-нче елга, 2022-2023-нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында.
5. Балтач район Советының 2011 елның 28 октябрендәге 64 номерлы “Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында”гы карарның үз көчен югалтуын тану хакында.
6. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
7. Балтач территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында.
8. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең составына үзгәрешләр кертү турында.
9. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү турында.
Беренче сорау буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллинга бирелде. Икенче, өченче, дүртенче, бишенче сораулар буенча район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдинов сөйләде.
Җиденче сорау буенча сүз Балтач район Советының аппарат җитәкчесе Ирек Сәяф улы Сабировка бирелде. Сигезенче сорау буенча Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.
Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү турында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сөйләде.