«Бәхет өчен бер адым»

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«Бергә күңелле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 12 ноябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең коррекция сыйныфының 12 укучысы белән «Бәхет өчен бер адым» дигән шөгыль үткәрделәр.

Халыкара Әниләр көне алдыннан белгечләр балалар өчен яраткан әниләренә бүләк ясау буенча шөгыль әзерләгән иделәр. Балалар үз куллары белән фотографияләр өчен рамкалар ясадылар. Бу эшкә алар үзләренең фантазияләрен һәм якын кешегә булган хисләрен керттеләр. Икенче этапта белгечләр балаларга «Бөтен тормыш – уен» проекты кысаларында алынган буйлы курчаклар белән фоторәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Әкият персонажларын бәйрәмнәрдә генә күрергә күнеккән балалар аларны үзләрендә кунакта күрергә, алар белән фотога төшәргә бик шат иделәр. Бик матур сурәтләр ясалды.

Киләсе шөгыльдә әзер фоторәсемнәр балаларның рамкаларында урыннарын алачак һәм аларның әниләре өчен истәлекле бүләкләр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International