Пыжмара авылында туып үскән, хәзерге вакытта Балтач бистәсендә гомер итүче шагыйрәбез Мәгъмүра апа Хөрмәтуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Үзәк китапханәнең уку залында тематик - музыкаль кичә үтте. “Күңелем язы - шигъри мизгел” дип исемләнгән чара кунаклары китапханәчеләр әзерләгән театраль өзек белән Мәгъмүрә апаның яшьлегенә кайтып килде, юбилярның шигырьләрен тыңлап күңелләрен сафландырды, ә ихлас тәбрикләү сүзләре моңлы җырларга уралды.