Районыбыз оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы яшьләребезнең ялын файдалы hәм кызык итеп оештыру максатыннан, 7 март көнне “Хыял” яшьләр үзәге “Кара-каршы” дип исемләнгән кичә уздырды. Әлеге кичә 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне hәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Биредә район үзәк хастаханәсе, юл идарәсе, социаль яклау бүлеге, элемтә бүлеге, газ идарәсе, 4 нче номерлы балалар бакчасы, “Агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять hәм Мамлиев исемендәге шәхси эшмәкәрдә эшләүче яшь егетләр hәм кызлар катнашты. Кичә барышында кызлар егетләргә хас булган, ә егетләр кызлар башкара торган эшләрне башкардылар. Иң күңеллесе - егетләрнең камыр җәеп, токмач басулары иде. Кызларга бәяне - егетләр, егетләргә - кызлар бирде. Райондашыбыз, җыр-моң сөюче Зәлия Шәйхетдинова да бәйрәмдә катнашты, үзенең матур җырларын бүләк итте. Жюри балларны кушып, нәтиҗә чыгарганнан соң, кичәнең иң талантлы яшьләре булып - Балтач үзәк хастаханәсеннән Фильсинә Шакирова hәм “Агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Илнур Габдулхаков танылды. Бәйрәм уңаеннан, дискотека оештырылды. Кичәдә катнашкан барлык районыбыз яшьләренә зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар насып булсын!