2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.
2020 елның 13 ноябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белем мәктәбе дәресе узачак: «Аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү» семинары
Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалавына күрсәткечләр, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.
Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.
Шулай ук хәбәр итәбез, сезнең тарафтан алдан ук кыска сорау җибәрелергә мөмкин (*мөрәҗәгать түгел), ул сорауга сез шулай ук дәрес вакытында җавап ала алачаксыз, электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru