Пыжмара авыл җирлегендә 2020 нчы елгы үзара салым программасы нигезендә башкарылган эшләр район күләмендә беренчеләрдән булып тәмамланды. Халык үз көче кергән бу эшләрне бик уңышлы дип саный, чөнки аларның акчасы - халык һәм авылның төзеклеге өчен, үзләре теләгән эшкә тотылды.
Менә инде 2021 нче ел өчен дә үзара салым программасын кертү һәм җыйналган акчаларга башкарылачак эшләр турында сөйләшер вакыт җитте. Шул уңайдан Пыжмара авыл җирлегендә халык җыеннары башланып китте. 1 ноябрь көнне Югары Сәрдек һәм Әтнә авылларында, 8 ноябрь көнне Пыжмара авылында халык җыеннары булды. Халык битараф түгел, аң белән эш итә, җыенда да актив катнаштылар.
2021 елда Югары Сәрдек авылының Таң урамына, Әтнә авылының Искәндәров, Комсомол, Кече урамнарына, Пыжмара авылының Г.Тукай, Яңа, С.Мөлеков, Яшьләр урамнарына щебень җәеп төзекләндерү һәм Пыжмара авылындагы чишмәне төзәтү эше планлаштырылды.