Агымдагы елның 5 ноябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа төркеме белән дәресләр башланды.
Оештырылган дәреснең төп бурычы - аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын тростьларны, коляскаларны һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес файдалануга өйрәтү.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Абдуллина Гөлшат һәм озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү белгече Хәбибуллина Зилә «кеше функциясен саклап калу максатыннан куркынычсыз һәм уңайлы тирәлек оештыру» дигән темага дәрес үткәрделәр.