Пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-спорт ярышлары

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының спорт залында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-спорт ярышы үткәрде. Чарада «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов һәм 14 кешедән торган «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.

Ярыш сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча программаны тормышка ашыру, патриотик кәеф булдыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Ярышларда җиңүчеләр:

Егетләр арасында:

1 урын - Федоров Артем

2 урын - Бариев Әмир

3 урын - Федоров Тимур

Кызлар арасында:

1 урын - Вәлиева Зилә

2 урын - Шәйхетдинова Зөһрә

3 урын - Бариева Зимфира

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International