Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию төркеме (җитәкчеләре Васинкин Э.Г., Хабибуллина Н.Ф.) «Наш дом - Татарстан» дип исемләнгән республика этномәдәни фестивалендә катнашып лауреат булдылар.
4 ноябрь Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет тетры сәхнәсендә президентыбыз Миннеханов Р.Н. катнашында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган зур концерт-тантанада «Пастушья песнь» биюе белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
