Исерек шоферлар турында хәбәр итүегезне сорыйбыз

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Законнар ничек кенә катгый булмасын, ләкин руль артына салмыш хәлдә утыруга бәйле проблема һаман актуаль булып кала бирә. Районыбыз юлларында да исерек шоферлар саны кимеми.

Балтач районында узган елның 9 аенда исерек килеш машина белән идарә иткән өчен 71 шофер тоткарланган, быел исә 73. Шулар арасында 3 шофер кабат исерек килеш руль артына утырган. Өстәвенә берсе юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпчесе булып тора.

Исерткеч эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләргә каршы район халкы үзе көрәш игълан итәргә тиеш. Ваемсызлык һәм дәшми калу кемдер өчен якын кешесен югалтуга китерергә мөмкин, ә бу барыннан да куркынычрак. Аңлагыз, исерек шофер - ул инде җинаятьче!

Руль артында аек булмаган яисә сәер машина йөртүчене күргәнсез икән, 02 яисә 2-43-46 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз. Нәкъ менә сез кемнең дә булса гомерен саклап кала аласыз!

Балтач муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International