«Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бик зурлап билгеләп үтте. Тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен кооператив хезмәткәрләре акчалата премия һәм продукция пакетлары белән бүләкләнделәр. Йомгаклау итеп, «Кама» АХҖК җирлек халкына Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры башкаруында Роберт Галиев сәхнәләштергән Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» мелодрамасын тәкъдим итте. Авыл халкы яшьлек елларына кире кайтып, рухланып, канатланып, алга таба да тырышып хезмәт итәргә көч җыеп киттеләр.