15 нче октябрь көнне Нөнәгәр авылында яшәүче Шәфигуллин Әхмәтҗанга 90 яшь тулды. Юбилярны Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Әлфрид Заһир улы, "Кызыл юл" кооперативы рәисе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы котлады. Алар Әхмәтҗан абыйга Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавын һәм районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

