Әкиятләр – сабыйларга үгет-нәсихәт бирүдә иң үтемле чараларның берседер, мөгаен.
16 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә үткән "Әкиятле балачак" исемле китап бәйрәме дә әкиятләр аша балалар күңеленә юл алды. Бистәнең 4 нче номерлы балалар бакчасыннан килгән балалар Абдулла Алишның китаплары белән таныштылар, уеннарда катнаштылар, үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен дә күрсәттеләр.