Библиоиртә "Өлкәннәр сүзендә хикмәт бар"

2020 елның 16 октябре, җомга

14 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Өлкәннәр сүзендә хикмәт бар" дип исемләнгән библиоиртә үтте. Беренче номерлы "Акчәчәк" балалар бакчасыннан килгән нәни кунаклар якташ шагыйребез Гарифҗан ага Мөхәммәтшин белән очраштылар, аның үгет-нәсыйхәтләрен, шигырьләрен тыңладылар. Балалар үзләре дә берсеннән-берсе матур җыр-шигырьләрен бүләк иттеләр. Әкият геройлары Чукмар, Тукмар, Йөзембикә әби балаларны дус-тату булырга чакырдылар. Дуслык - көчле итә, дус булуга ни җитә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International