15 нче октябрь көнне Кама Аланы бистәсендә «Балалар тавышлары белән эшләүдә кешенең вокаль-сөйләм һәм эмоциональ-хәрәкәт культурасын комплекслы тәрбияләү методикасын гамәли куллану» темасына төбәкара семинар узды.
Мастер-классны музыкант, педагог, җырлау һәм сөйләмдә тавыш кую өлкәсендә эксперт, Дмитрий Ерофеевич Огороднов укучысы, «Минем тавышым» проекты авторы һәм җитәкчесе, «Минем тавышымның сере һәм көче» тренингы авторы, Ленинград өлкәсе хормейстерлары хорының «Академик хор белән эшләүнең актуаль практик алымнары» проектында мастер - дирижер - Ольга Валентиновна Ларичкина үткәрде. Семинарда Балтач балалар сәнгать мәктәбе директоры Кадыйрова М.Н. һәм вокал-хор дисциплиналары укытучылары Әскарова Г.Р., Гарәфетдинова Ф.Ф. һәм Гобәйдуллина А.Ф. катнаштылар.