Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» Балтач бүлекчәсе, ДОСААФ «Балтач автомобиль мәктәбе» , Балтач муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы тарафыннан 15 октябрь көнне «Автобабай» машина йөртү осталыгына район конкурсы үткәрелде.
Өлкәннәр, әмма мәңге яшь автомобильчеләр чираттагы тапкыр иң яхшыларын билгеләргә җыелдылар. Пөхтәлек, тәртиплелек һәм салмаклык– бу сыйфатлар олы яшьтәге йөртүчеләрне хәрәкәттә үрнәк итеп куя. Шуңа күрә безнең конкурсның төп максаты тәҗрибәле шоферларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауда катнашырга җәлеп итү.
Конкурс үз эченә 2 этапны алды. I этап ДОСААФның имтихан сыйныфында компьютер артында узды. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. II этап – «Автомобильне фигуралы йөртү». Ул ДОСААФның Балтач автомобиль мәктәбе автодромында узды.
(1).jpg)
Жюри әгъзаларына - Балтач районы буенча Россия ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөбарәкшин Искәндәр Рашат улына, ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе җитәкчесе Һадиева Лилия Мөхәммәд кызына, Балтач ДОСААФ җитәкчесенең укыту - җитештерү буенча урынбасары Самигуллин Ринат Шәфигулла улына, Балтач ДОСААФ җитәкчесенең техник бүлек буенча урынбасары Хөсәенов Хәлим Хәсән улына, Балтач муниципаль районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улына яхшыларның яхшысын билгеләү җиңел булмады.
Беренче урынга Зыятдинов Рәис Харис улы лаек булды. Икенче урында – Фарзиев Рамазан Фәрзи улы, өченчедә – Хафизов Равил Нәкыйп улы. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
(1).jpg)