Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

13 октябрь көнне Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгының урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов алып барды.

Әлеге утырышта сүз төзелеш өлкәсендәге кимчелекләрне бетерү хакында булды. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлек җитәкчесе И.Н.Сәгъдиев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю. Шагаева, мәдәният бүлегенең төп белгече Р.Н. Сәләхетдинова, спорт һәм яшьләр эшләре булегенең төп белгече Р.М. Гарифҗанов «Сәламәтлек» (ФАП төзелеше), «Заманча мәктәп» (укыту чаралары сатып алу) милли проектларын гамәлгә ашыру, уңайлы авыл мөхитен формалаштыру чаралары хакында һәм соңгы өч елда федераль, республика программалары буенча төзелгән, ремонтланган объектларның сыйфатларына анализ ясап үттеләр.

Төзелеш, ремонт барышында объектларда подрядчылар тарафыннан утка, суга тотылган чыгымнарның вакытында кайтарылмавы турында, эчке финанс контроль нәтиҗәләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов чыгыш ясады.

Төзелеш өлкәсендә коррупцион хокук бозулар ул төзелеш эшчәнлеген башкарганда  матди һәм башка файда китерүгә ярдәм итә торган мөмкинлекләр икәне утырышта ассызыкланып үтте. Җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин икәнлеге турында  район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов тарафыннан искәртелде.

Төзелеш өлкәсендә коррупция практикасының киң таралган төре булып подрядчы файдасына төзелеш сметаларын формалаштыру тора. Смета этабында кирәкле күләмдә сыйфатлы һәм кыйммәтле материаллар куллануны күздә тоткан күрсәткечләр кулланыла, шул ук вакытта, факт буенча алар очсызлы аналоглар белән, күпкә арзанрак һәм азрак күләмгә  алмаштырыла. Коррупция практикасының мондый төре төзелеш нормаларын бозуга, төзелеш сыйфатының кимүенә китергәнлеге әйтелде.

Утырышта саналып киткән төзелеш өлкәсендәге кимчелекләр беренче чиратта подрядчы тарафыннан проект карарларын үтәмәүдән (технологияне үтәмәү) тора. Башкарылган эш төрләрен һәм күләмнәрен кабул итү турында актларга кертү, алар чынлыкта үтәлмәгән. Беренче чиратта, бу яшертен төзелеш материаллары күләме. Фасадлар буенча штукатур һәм буяу эшләрен сыйфатсыз башкару, отмосткалар урнаштыру технологиясен бозу, шуның нәтиҗәсендә алар җимерелгәненә нәтиҗә ясалды.

Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын кулланганда хокук бозулар булмаска тиешлеге әйтелде. Ремонт һәм төзү-монтаж эшләрен үткәргәндә башкарылган эшләрнең бәясен нигезсез рәвештә арттыруга юл куелмаска, подрядчылар  тарафыннан проект карарларын үтәмәү (технологияне үтәмәү) очракларын бетерергә кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International