«Форпост» үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән түгәрәк өстәл үткәрде

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

12 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән «Наркотикларга - юк!», «Ничек матур бу дөнья!» «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» дигән темаларга түгәрәк өстәл үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Ф.Ш., Кече Лызи урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мингазова А.Ш., «Форпост» хезмәткәрләре һәм 23 укучы катнашты.

Әлеге чараның максаты: укучыларның наркотиклар куллануга юл куймау турында хәбәрдарлыгын арттыру, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International