2020 елның 10 октябренда 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Яңа Салавычта яшәүче тыл ветераны Гөлсирә Вәлиуллинага, Яңгул авылыннан тыл ветераны Хәтирә Нәҗиповага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.