Көзнең икенче ае октябрьның да көннәре ваклана, табигатьнең кара көзләргә, килер кышларга әзерләнүе иртә-кичләрдә туфракка иңгән салкынлыктан, тирә-юньнең көннән-көн “ярлылана” баруыннан да аерым ачык сизелә хәзер. Игенчелек тармагында эшләр тулаем тәмамлану, техника-агрегатларны киләсе елгы кыр эшләренә ремонтлау, сакланышка кую ягына барса, авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш китерә торган тармак – терлекчелектә хезмәт чыңы тулы көченә гөрли. Районыбызда быел да терлекләрне уңышлы кышлатуга, көзге, кышкы , язгы чорда җитештерүчәнлекне үзбиеклегендә саклап, чигенешләргә юл куймыйча эшләргә барлык мөмкинлекләр бар. Һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек күләмдә, хәтта запас белән хәзерләнде, әле бүгенге көндә дә силос салу эшләре планлы рәвештә дәвам итә. Ә булган азыкны баланслап, тиешле катнашмалар белән баетып ашатканда, нәтиҗә булмый калмый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 октябрьга күмәк хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыкларын кертеп исәпләгәндә, районда барлыгы 40 мең 106 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1048 башка күбрәк, үсеш 3 процентны тәшкил итә. Бозау алу буенча да күрсәткечләр үсештә, ел башыннан барлыгы 13 мең 266 бозау алынган, шуның 1 мең 239 башы сентябрь ае күрсәткече. Терлекләрнең үлеме буенча күрсәткечләргә күз салсак, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда районда мөгезле эре терлекләрнең үлемен 22 процентка, дуңгыз хайваны үлемен 24 процентка киметүгә ирешелгән.
Сөт, ит җитештерүдә уңай торыш саклану – максатчан эш оештыруда иң төп күрсәткеч булып тора. 2020 ел башыннан район буенча тулаем 73 мең 856 тонна сөт җитештерелгән, шуның 73 мең 271 тоннасы күмәк хуҗалыклар хисабында. Ит җитештерү буенча да ел башыннан 6 процент үсеш күзәтелә, тулаем 5 мең 582 тонна ит җитештерелгән, барлык итнең 4 мең 907 тоннасы мөгезле эре терлек ите.
Югары нәтиҗәлелеккә йөз тотып эшләү, әлбәттә, үз җимешләрен бирә. Республика буенча җитештерү күләме үсешенең яртысын тәэмин итүче Әтнә, Кукмара районнары белән беррәттән Балтач районы да иң “сөтле” район буларак алдынгы сафта. 8 октябрь көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада да районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары аерым билгеләнеп үтелде. Әлеге чарада Балтач районын тәкъдим иткән бертөркем делегатлар арасында терлекчелек тармагыннан да алдынгылар катнашты. Шул алдынгыларның берсе - “Активист” күмәк хуҗалыгы бозау караучысы Наталья Евгеньевна Шубникова. Озак еллар күмәк хуҗалыкта намуслы хезмәт куючы Наталья ханым, агымдагы ел башыннан, хуҗалык күрсәткечләре буенча үз тәрбиясендәге бозаулардан иң югары артым алуга ирешкән тәҗрибәле терлекче. Башкалада узган бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирешкән икенче алдынгы райондашыбыз Әкълимә Ильяс кызы Сәфәргалиева “Бөрбаш” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 16 ел әлеге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләүче Әкълимә ханым карамагында бүгенге көндә 60 сөтлебикә исәпләнә. Уңган савымчының ел башынна булган хезмәт күрсәткечләре 442 тонна сөт муллыгын тәшкил итә. “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгында савымчы булып эшләүче Фирүзә Мәгъсүмҗан кызы Габделхакова да башкалада узган бәйрәмнең кунагы булды. Фирүзә ханым 26 елдан артык хезмәт стажына ия. Фидакарь савымчы агымдагы ел башыннан үз карамагындагы сөтлебикәләрдән тулаем 213 тонна сөт савып алып, “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгының иң алдынгы савымчылары рәтен тулыландырып хезмәт куя.
Әлбәттә, бүгенге көндә җитештерүчәнлеккә йөз тотып, бурыч-максатларыннан тайпылмыйча эзлекле эш оештырган һәр күмәк хуҗалыкның да горурланырлык хезмәт алдынгылары бар. Гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кеше факторы иң мөһим роль уйный. Ни генә дисәң дә, иң куәтле, егәрле техниканы йөртер, эштә тиешенчә кулланыр өчен, савым аппаратының рәтен белеп эшләтер, терлекләрне тиешенчә тәрбияләр өчен иң беренче чиратта хезмәт кешесе кирәк һәм авыл хуҗалыгының нигезен тәшкил итүче төп көч – хезмәт кешеләренә ихтирам-хөрмәт гел югары дәрәҗәдә калсын иде.
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. “Кайтаваз” радиосы һәм Рәсми Балтач сайты өчен Илзирә Гимадиева әзерләде.