10 октябрь көнне Балтач муниципаль районында "Татарстан кроссы - 2020" республика ярышларына массакүләм старт бирелде. Ярыш районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Соңгы еллардагы кебек үк ярыш милли бәйрәм-Сабан туе урынында узды. Стартка районның барлык белем бирү учреждениеләре, оешма, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре коллективлары, шулай ук барлык теләүчеләр чыкты.
Казанның "Яшел фитнес" социаль - спорт хәрәкәте тренерларының массакүләм йөгереш алдыннан үткәрелгән фитнес-зарядкасы барлык катнашучыларының күңеленә хуш килде. Барысы да энергия заряды һәм күтәренке кәеф алдылар.