9 октябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә тәүге тапкыр булган Балтач гомуми белем бирү мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучыларына Ачык ишекләр көне һәм брейн-ринг интеллектуаль уены үткәрелде. Биредә укучылар китапханәнең һәр бүлеге белән дә танышып, китап дөньясының зур тормышы белән кызыксындылар, күп мәгълүмат алып киттеләр. Очрашуның икенче өлешендә "Тарихын белгән - киләчәген билгеләр" брейн-ринг уены барышында тарихи даталар: ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы буенча әзерләнгән сораулар аша фикер алыштылар.