Чырык сәфәргә дәшә!

2020 елның 9 октябре, җомга

Менә инде 6 ел рәттән башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру гамәлгә ашырылып килә. Шушы уңайдан, 9 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә барып, 1 сыйныф укучылары өчен "Чырык сәфәргә дәшә" исеме астында мәдәни дәрес үткәрделәр. Чыпчык малае Чырык укучыларны Татарстан, Казан, Балтач буйлап мәдәният учакларында сәяхәттә йөртте. Балаларга "Укучының мәдәни көндәлекләре" тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International